На сайте оплата временно отсутствует, заказать книги можете по телефону: 8 (843) 518 34 07

Татарстан һәм татар халкы тарихы. 10-11 сыйныфлар

Әлеге уку әсбабында Татарстан һәм татар халкы тарихының совет чорына һәм хәзерге заманга караган төп тенденцияләре һәм этаплары тәкъдим ителә. Анда Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917 елгы революцион вакыйгалар нәтиҗәсендә Россия империясе таркалудан башлап, төбәктә бүгенге көнгә кадәр булган хәлләр сурәтләнә. Бу вакыт эчендә Татарстан һәм татар халкы узган юл вакыйгаларга бик бай, алар хакында галимнәр һәм җәмәгатьчелекнең фикере төрле, бәхәсле. Мондый шартларда данлы җиңүләр һәм казанышлар, шулай ук авыр югалтулар һәм фаҗигаләр белән тулы тарихны һәр якны да канәгатьләндерерлек итеп гәүдәләндерүе кыен.

Без 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүен һәм 1990 елда аның Татарстан Республикасы итеп үзгәртелүен яктырта торган вакыйгаларны нигез итеп алдык.

Ун параграфтан торган әсбапта темалар хронологик тәртиптә бирелә. Аның эчтәлеге Россия тарихындагы текә борылышны – ил язмышын тамырдан үзгәрткән 1917 елгы революцияне яктыртудан башлана. Беренче өч параграфта сугышка кадәрге чорда сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә булган төп процесслар һәм вакыйгалар карала. Дүртенче параграф тулысынча Бөек Ватан сугышына, ил гадәттән тыш авыр шартларда яшәгән чорга багышлана. Аннан соңгы өч параграфта 1945 елгы тиңдәшсез җиңүдән алып 1985 елга кадәр 40 ел, ягъни илнең югары җитәкчелеге социалистик системадагы кризисны танып, үзгәртеп кору кирәклеге турында хәбәр иткәнчегә кадәрге вакыт аралыгы карала. Соңгы өч параграфта республика тарихындагы иң яңа вакыйгалар сурәтләнә, аларга бәя бирү әлегә иртәрәк.

Характеристики

Страниц
96